3 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Соравыгыз булса, килегез
15 январьда 13.30 сәгатьтә ТР эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов район эчке эшләр бүлегендә Әгерҗе халкын кабул итә. Сорауларыгыз булса, алдан язылып куегыз. Тел. 21737, 22541.
-
Январьда магнитлы көннәр
9 январьда - 21-23, 12сендә - 7-9, 16сында - 1-3, 22сендә - 21-23, 25ендә - 22-24, 30ында 2-4 сәгатьләрдә.
-
Пәйгамбәри зат
Язучы Галимҗан Гыйльманов бер очрашуда якташ язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВны әнә шулай пәйгамбәри затка тиңләгән иде. Аны якыннан белгән һәркем моның белән килешми калмас, мөгаен. Габдулла аганың бөтен гомер юлы изге гамәлләр кылып, халыкка хезмәт итеп үтте. Яшь чакта авыл фельдшеры буларак, халык сәламәтлеге сагында торды, күпме кешеләрнең гомерләрен саклап...
-
Яңа елның ачтык капкасын
Районыбыз тарихына үз сәхифәләрен язып, 2012 ел да артта калды. Шөкер, 21 декабрьдә дөнья да бетмәде, берничә тәүлеккә утлар да сүнмәде. Аждаһа елының шатлыкларын да, борчуларын да, югалту-табышларын да бергә кичердек. Зур өметләр, матур планнар, якты киләчәккә ышаныч белән 2013 елның да капкасын ачтык. Дөрес, Елан елының да сөенече дә,...
-
Котлыйбыз!
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Равил улы НУРИЕВ "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. 30 елдан артык шушы тынгысыз, җаваплы хезмәтне намус белән башкарып, авылдашларының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен җан атып йөрүче, халык хезмәтчесе, Татарстан Республикасының атказанган...
-
Безне Президент кунак итте
Дөресен әйтим, башка елларны уку алдынгыларының, актив укучыларының Казанга - Президент Чыршы бәйрәменә баруына көнләшеп, кызыгып кала идем. Быел бу бәхет миңа да елмайды. Без, районнан 28 укучы, әле дә Татарстан балаларының төп Чыршы бәйрәмендә алган тәэсирләр белән яшибез. Шундый мәһабәт, матур "Татнефть-арена" Сараенда узган Чыршы бәйрәме быел җәен Казанда...
-
Беренче көнне – өч сабый
Яңа 2013 елның беренче көнендә Әгерҗе хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә өч сабый дөньяга килде. Иң беренче булып Биектаудан Миләүшә Фәрхетдинова 3.27 кг лы кыз тапты. Аннан Әгерҗедән Гөлназ Нәсыйбуллина 4.05 кг лы малай, Байтуганнан Надежда Сундукова 2.70 кг лы кыз тудырдылар. Сабыйларыгызны тигезлектә үстерергә насыйп булсын, яшь әти-әниләр!
-
Кышкы лагерьлар эшли
2-10 январь көннәрендә дүрт шәһәр һәм Исәнбай, Бима, Көчек, Тирсә, Салагыш, Девәтернә мәктәпләрендә, С.-Омга лицеенда кышкы мәктәп яны лагерьлары эшли. Аларда мәктәп укучыларын берсеннән-берсе кызыклырак чаралар көтә. Әлеге лагерьлар 400гә якын балага үз вакытларын файдалы итеп уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
-
Күңелле ял итәргә безгә килегез
Эшмәкәрләр гадәттә шәхси кибет-кафеларын халык күп кайнаган шәһәр үзәгендә ачарга тырышалар. Ә Ландыш Бадахшина әгерҗелеләргә генә түгел, район халкына Яңа ел бүләге ясап, "Иминлек" мәдәни-күңел ачу үзәген күбрәк тискәре яктан танылган "кирпичка" микрорайонында ачты. Район тарихында беренче тапкыр ачылган бу үзәк белән газета укучыларыбызны якыннанрак таныштыру өчен аның хуҗабикәсе Ландыш...
-
Кошларга кышын ярдәм итик!
Балыкка - су, кошларга - һава, җәнлекләргә - урман, дала, таулар, ә кешегә табигать кирәк. Ә табигатьне, аның байлыкларын саклау - һәркемнең изге бурычы. Декабрь аенда районда Әгерҗе урманчылыгы һәм 2нче мәктәпнең "Кайгыртучан куллар" мәктәп урманчылыгы әгъзалары "Кошлар ашханәсе" дигән акция игълан иткән иде. Айлык барышында укучылар, кошларга җимлекләр ясап,...