2 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әгерҗе егетләре солдатка китә
1 октябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта 201 егеткә повестка тапшырылды инде. Шуларның 34е солдат каешы буачак. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында төп игътибар урта һәм һөнәри белем алганнарга юнәлтелә. Хатыны һәм баласы булганнар яшәү урынына якынрак урнашкан Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәк. Егетләргә...
-
Ни хәлең бар, кеше туганым?
Фаягөл ӘХМӘТШИНА, ветеран хәбәрче, Кадыбаш: - Бакчада көзге эшләрне төгәлләп, җәй буе үстергән яшелчә-җиләк-җимешләрне, алардан ясаган баз тулы кайнатма, компот, салатларны тынычлык белән ашарга язсын дип теләп кышны көтеп яткан көннәрем әле. И-и, бакчада быел бөтен нәрсә "егылып" уңды. Сигез түтәлдән виктория уңышын көч-хәл белән җыеп өлгердем. Ышанырсызмы икән, 100...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ндә - әниләргә багышланган яңа рубрика
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасындагы "Без әнкәйнең биш баласы идек" дигән яңа рубрикага да сездән хатлар көтәбез, газета укучыларыбыз. Тыныч тормышта да билгеле сәбәпләр аркасында итәк тулы бала белән калып аларны аякка бастырган, авыр тормыш йөген ялгызы тартып барса да сынмаган-сынатмаган көчле рухлы әниләр турында языгыз безгә. Әниегез белән төшкән фотоларны да...
-
Карагыз, Әгерҗегә кем килә
Җәмәгать, моңа кадәр район тарихында булмаган очрашу көтә сезне. 21 ноябрьдә Әгерҗегә танылган эстрада артисты, язучы-юморист, телевизион тапшырулар алып баручы , РСФСРның халык артисты Евгений ПЕТРОСЯН килә. Бер минут көлү биш кило итне алыштыра, диләр. Рәхәтләнеп көләсегез, кәефегезне күтәрәсегез килсә, күренекле юмор остасы концертына рәхим итегез. Евгений Ваганович концертыннан көч-дәрт,...
-
Кадыбашта – көрәш
3 ноябрьдә сәгать 10да Кадыбаш мәктәбендә яшүсмерләр арасында район буенча көрәш бәйгесе була. Яшь көрәшчеләр өчен җан атарга килегез, тугызбуйлылар!
-
Салкын кышка – җылы бүләкләр
"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге "Салкын кышка - җылы бүләкләр" дип аталган акция игълан итә. Аның кысаларында аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләр өчен халыктан җылы оекбашлар, бияләй һәм перчаткалар җыелачак. Әйберләрне әлеге үзәккә (К.Маркс урамы, 11а, 9 кабинет) алып килә аласыз. Телефон: 25333.