2 август 2016 яңалыклары
-
Иж-Бубыйда - искә алу кичәсе
7 августта сәгать 2дә Иж-Бубый Мәдәният йортында Иж-Бубый авылында туып-үсеп, күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән, "Искра" колхозында партком секретаре вазыйфасын башкарган Рөстәм Əнвәр улы Җиһангәрәевның тууына - 70, вафат булуына 20 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелә. Кичәдә Рөстәм Əнвәрович турында фильм күрсәтеләчәк. Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән...
-
Әгерҗедә – зур бәйрәм
6 августта Әгерҗедә Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көненә багышланган зур бәйрәм чаралары сезне көтә, хөрмәтле әгерҗелеләр, райондашлар һәм шәһәребез кунаклары! 14 сәгатьтә - Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы, бүләкләүләр, үзешчән сәнгать осталары концерты. 15.30- 17.30 сәгатьтә - Актанышның "Агыйдел" дәүләт ансамбле концерты. 16 сәгатьтә - "Орешник" ял зонасында "Буяулар...
-
Әгерҗе районы кыр батырлары
("Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте буенча) Нью Холланд "СХ-6090" комбайнында Илдус ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВ - 948 тонна Алексей КРАСИЛЬНИКОВ - 764 тонна Миндар ХАРИСОВ - 745 тонна Илшат МИНҺАҖЕВ - 676 тонна ашлык суктырды.
-
Ә син карбыз сайлый беләсеңме?
Нинди генә җиләк-җимешләр белән сыйламый безне ямьле җәй! Менә мондый эссе көннәрдә кавын-карбыз ашасаң, сусаулар басыла. Алар тәмле дә, сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Әмма карбыз дөрес үстерелсә, тиешенчә сакланса гына ләззәтле һәм файдалы була. Шуңа күрә карбызны дөрес сайлап ала белергә кирәк. Беренчедән, карбызлар, күзне кызыктырып, июль аенда ук...
-
Әгерҗе яшьләре өмәгә чыкты
Сусаклау зоналары елы уңаеннан республикада күп кенә чаралар уздырыла. Безнең район да бу эштән читтә калмый. Узган атнада Яшьләр парламенты инициативасы белән Әгерҗе елгасы ярларын чистарту буенча өмә үтте. Көн бик тә эссе булуга карамастан, әлеге эштә 40ка якын активист катнашты. Хәтта чираттагы ялда булучылар да килгән иде. Яшьләр К.Маркс...
-
Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев бабайлар ысулын куллана
Салагыш фермеры Марат МӨХӘММӘДИЕВ быел игенчеләр алдына урып-җыюны 10-12 көн эчендә төгәлләргә дигән бурыч куйган. - Көннәр болай эссе торса, без уракны бу атнада төгәллибез. 200 гектар арпа басуы бушап калды инде, хәзер 80 гектар мәйданда бодай суга башладык, - ди Марат. Биредә ашлыкны элек-электән бабайлар ысулы белән җыялар. Башта...