2 июль 2013 яңалыклары
-
Фатирларны үзебез җылытачакбыз
Узган атнада районга ТРның Газлаштыру фонды генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов килде. Район башлыгы Валерий Макаров белән эшлекле сөйләшү барышында сүз райондагы һәм шәһәрдәге күпкатлы йортлардагы фатирларга ике контурлы газ казаннары урнаштыру турында барды. Бу эш торакны шәхси җылытуга күчү буенча республика программасын тормышка ашыру кысаларында алып барылачак. Ике җитәкче арасындагы...
-
Юлларда имин йөрегез
Күз алдына да китерүе авыр, әгәр юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре булмаса, нинди аяныч хәлләр булыр иде икән?! Хезмәтләре бигрәк тынгысыз, җаваплы. Аларга еш кына ял да, бәйрәмнәр дә юк. Аеруча хәзер - юлларда транспорт чаралары көннән-көн арткан һәм кайбер транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә төкереп караган заманда. Бүген - 3 июльдә...
-
Коммуналь түләүләр артты
1 июльдән газга, электр энергиясенә бәяләр арту сәбәпле, коммуналь хезмәтләр өчен дә күбрәк түли башлыйбыз. Барлык бәяләргә дә тәэсир итүче чыганак булган газ 1 июльдән 15 процентка, ягни 1 кубометрына 4 сум 61 тиенгә кадәр артты. Узган ел 4 сум 01 тиен иде. Электр өчен дә бер ставкалы тариф буенча...
-
Туган мәктәпләренә булыштылар
Татарстанда "Туган мәктәбеңә булыш" акциясе игълан ителү турында хәбәр иткән идек инде. Районыбыздагы предприятие, оешма җитәкчеләре арасында әлеге хәйрия акциясенә беренчеләрдән булып кушылып, үзләре белем алган мәктәпләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм итүче җитәкчеләр бар инде. Менә алар: Сәләхиев Фирдәвес - агрофирманың IV филиалы директоры, Кодаш мәктәп-бакчасына һәм Иж-Бубый мәктәбенә төзелеш материаллары....
-
Һәр бозауның – үз куышы
Яңавылдан ерак түгел урнашкан мегафермада 285 чит ил танасы бозаулады инде. Бозаулар ике айга кадәр әнә шундый аерым "оя"ларда яшиләр. Һәр "оя" янында махсус катнашма һәм сөт, су салыр өчен савытлар урнаштырылган. Сөт сала торган савыт имү өчен җайлаштырылган хәтта. Әлегә бозауларны карау биш терлекче җаваплылыгында. Бозаулар саны арткач, тагын...
-
Милли бәйрәмебез – Сарапулда
Бишмеңьеллык тарихы булган Сабан туе дөнья иңләп йөри. Узган шимбәдә Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация барды. Сарапул шәһәре Әгерҗенең Тугызбуй төбәге халкына аеруча якын. Чөнки бу шәһәрдә Девәтернә, Исәнбай, Иске Эсләк, Кадыбаштан бик күп якташларыбыз гомер кичерә. Биш елдан артык инде безнең район...