2 апрель 2013 яңалыклары
-
Балык кап, кап, кап...
Әгерҗе районы аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте призына кышкы елгада балык тоту буенча ярышлар узды. Бәйге Шаршады күпере янында Иж елгасында оештырылды. 53 катнашучы арасында 3 хатын-кыз да бар иде. Балыкчылар дүрт сәгать буе елгада балык тоттылар. Иң беренчесе М.Хикмәтов кармагына эләкте. Кемнең күпме балык тотуын белү өчен, табышлар электрон үлчәүгә...
-
Универсиадага 92 көн калды
6-17 июльдә башкалабыз Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада узачак. Аның талисманы - Юни кушаматлы канатлы ак барс малае. Ул - республикабызның милли символы. Спортчыларның тренировкалары һәм ярышлар 64 спорт корылмасында үткәреләчәк. Аларның 30ы Универсиада өчен махсус төзелде. 120 илдән килгән студентлар 27 спорт төре буенча көч сынашачак.
-
Баш суд приставы килә
12 апрельдә Әгерҗегә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Мөдәрис улы Ильясов килә. Ул гражданнарны 10-12 сәгатьләрдә кабул итә. Сорауларыгыз булса, алдан 21567 телефоны буенча язылып куегыз.
-
Яшүсмерләр металл урлый
1нче гимназиядән ике яшүсмер Әгерҗе локомотив депосы территориясеннән металл урлап кайтканда линия эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тотылдылар. Аларның эше балигъ булмаганнар эшләре һәм хокуклары комиссиясендә тикшереләчәк.
-
Янгын
Бу якшәмбедә Әгерҗедә Чапаев һәм Трудовая урамнарында ике шәхси хуҗалыкта мунчаларда янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләрнең тиз килеп җитеп, оста эш итүләре нәтиҗәсендә хуҗаларның йортлары саклап калынды.
-
Данлы Тукай ягында
Арчада музыка сөючеләрнең "Арча ягы - данлы Тукай ягы" дип аталган VIII республика бәйгесе узды. Сәнгать мәктәбе укучылары Полина Крылова ("фортепиано" номинациясе, укытучысы - Е.Кондакова) II дәрәҗә, Айгөл Рамазанова ("баян", Ф.Кумерова; "думбра", М.Тубылова), Алмаз Садыйков ("балалайка", Л.Матвеева) III дәрәҗә лауреат, Аделина Гайнуллина ("думбра", Л.Матвеева), Алсу Гирфанова ("гитара", О.Волкова), Наил Иртуганов...
-
Торак алырга ярдәм итәбез
"Гади халыкка, бигрәк тә минем кебек бюджет хезмәткәренең хезмәт хакына гына яхшы фатир, йорт төзү мөмкин түгел. Ә банклардагы кредитның процентлары бик тә куркыта. Алабугадагы туганым Саклык банкында бюджет хезмәткәрләренә ташламалы кредит бирә башлауларын хәбәр иткән иде. Мондый кредит бездә дә биреләме һәм аның шартлары нинди икән?" Газета укучыбыз Х.Сәлимованың...
-
Саннар уйландыра
ЗАГС хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, мартта 37 сабый дөньяга килгән, 47 кеше вафат булган. 14 гаиләдә - беренче, 11ендә - икенче, 9ында - өченче, 3 гаиләдә дүртенче бала туган. 24 яшь гаилә ЗАГСта никахларын рәсмиләштергән, 17 пар аерылышкан. Шуларның 16сын суд карары нигезендә аерганнар, чөнки гаиләләрендә балигъ булмаган балалар бар.
-
Пенсияләр артты
1 апрельдән картлык буенча хезмәт пенсиясенең страховой өлеше, инвалидлык буенча һәм дәүләт пенсияләре артты. Шулай итеп, 1 апрельдән АРТА: Картлык һәм инвалидлык буенча хезмәт пенсияләре, туендыручысын югалту буенча пенсия 3,3 процентка, ә социаль пенсияләр 1,8 процентка; Федераль ташламаларга ия булучыларга бирелә торган айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) һәм социаль хезмәтләр җыелмасы...
-
Олпат язучы дусларын җыя
6 апрельдә көндезге сәгать 2дә Кырынды авыл Мәдәният йортында олпат язучыбыз Габдулла ага Галиевның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Йөрәк дәвасы" исемле яңа китабын тәкъдим итү була. Кырынды авылы җирлеге Советы җитәкчелеге мөхтәрәм язучыбыз иҗатын яратучы якташларыбызны әлеге кичәгә чакыра.