1 декабрь 2016 яңалыклары
-
Мәүлид ае башлана
Милади календарь буенча бүген, 1 декабрьдән, Рабигүл әүвәл ае башлана. 11 декабрьдә - Мәүлид бәйрәме кичәсе, 12сендә - Мәүлид бәйрәме көне. "Без әлеге көннәрдә генә түгел, изге ай дәвамында Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәребезне зурлыйбыз, аңа салаватлар әйтәбез. Изге айда районыбызның һәр мәчетендә Мәүлид бәйрәмнәре узарга тиеш", - диде район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат...
-
Штрафы тоткан балык бәясеннән күбрәк
Әгерҗе районы прокуратурасы "Кичкетаң" заказнигы карамагындагы Иж елгасында ятьмә белән балык тотканы өчен 38 яшьлек Н.га карата кузгатылган җинаять эшен урынлы дип таба. Н. законсыз рәвештә елгадан 7234 сумлык 13 балык тоткан була. Суд әлеге гамәле өчен аны 20000 сум штрафка тарта.
-
Тәмәке кыйммәтләнә
Тәмәке тартучыларның чыгымнары артырга тора: РФ Финанс министрлыгы киләсе елда табакка акцизны күтәрергә уйлаган. Моның нәтиҗәсендә тәмәкенең бер кабы уртача 16 сумга кыйммәтләнәчәк. Бу - Русиядә тәмәке тармагы яши башлаганнан бирле бәяләрнең иң нык күтәрелүе булачак. Экспертлар көйрәтергә яратучылар әкренләп чагыштырмача арзан бәядәге Белоруссия тәмәкеләренә яки легаль булмаган продукциягә күчәрләр...
-
Сезнең өчен, инвалидлар
МӘДӘНИЯТ УЧАКЛАРЫНДА 2 декабрь, 14 сәгать. Район Мәдәният саренда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Мин яратам сине, тормыш!" исемле бәйрәм. Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен мәгариф идарәсендә психологик-педагогик консультация. 6 декабрь 14 сәгать. Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында "Белегез, сез ялгыз түгел" кичәсе. 8 декабрь. Инвалид балалар өчен туган як музеена...
-
“Наз“ приютына сезнең ярдәм кирәк, алтын йөрәкле әгерҗелеләр!
Татарстанда приютлардагы балаларга яшәү-уку, көннәрен файдалы итеп уздырырга тагын да күбрәк уңайлыклар, өйдәге кебек шартлар булдыру өчен "Бергә булдырабыз" гуманитар проекты старт ала. Әгерҗе районындагы "НАЗ" приютында тәрбияләнүчеләргә шундый шартлар тудыру өчен сезнең дә ярдәмегез кирәк, хөрмәтле җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр, алтын йөрәкле якташлар. "Наз" приюты директоры Гөлчәчәк НИГЪМӘТУЛЛИНА белән әңгәмәбез...
-
Алар - гомер буе көрәш юлында
Календарьдагы бәйрәмнәр, истәлекле даталар арасында бер моңсу көн бар. Ул - 1992 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Инвалидлар көне. Татарстанда 1 декабрьдән Инвалидлар декадасы старт ала. Инвалидлар көне - бәйрәм түгел. Бу - тирә-ягыбызда язмыш сынавына дучар булып, тормышта күп нәрсәдән мәхрүм калып яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларны...
-
Халыкны социаль яклау бүлегендә - яңа җитәкче
ЗАРИПОВА Альмира Таһир кызы Әгерҗе районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. А.Зарипова 1976 елда туган. Социаль яклау бүлегендә 16 ел хезмәт стажы бар. Соңгы вакытта район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә эшләде. Кияүдә, ире Артур белән бер ул үстерәләр.
-
Юксынабыз
Ул һәр көнне иртән редакциягә шалтыратып хәлләребезне белешә, яңа гына табадан төшкән шигырен укып, "Йә, ничек, булганмы?" дип сорый иде. Менә айдан артык инде без һаман да телефон шалтыравын, аның тавышын көтәбез. Әмма... телефонда тынлык. Юк шул инде, Чыңгыз ага Мусинның арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Буыннардан буыннарга күчәчәк...
-
Ул дипломат кебек иде
Тормыш юлымда ике җитәкче хатын-кызга сокланып яшәдем. Берсе - баш табибә Августа Лаврентьевна, икенчесе - Тирсә авыл Советы рәисе Разия апа МӘРДАНОВА. Ни кызганыч, икесе турында да үткән заманда гына язарга калды. Разия апаның вафатына да 40 көн була инде. Әле хәзер дә шаккатам: биш авылны берләштергән райондагы иң зур...