Утыртыр алдыннан – тозлы суга
Бакчачы почмагы

Утыртыр алдыннан – тозлы суга

Бу ысул суганнар төрле чирләргә бирешмәсен өчен эшләнә

Суганны туфракка утыртыр алдыннан тозлы суга салып тотарга кирәк, диләр бакчачылар.

Болай эшләгәндә суган чебене, кортлар, талпаннар ияләшми икән. Моның өчен утыртыр алдыннан 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып суганнарны әлеге катнашмада 2 сәгать тотабыз. Аннан берничә тапкыр чиста суда чайкыйбыз. Аннан соң 40-50 минутка алсу төстәге марганцовкалы суга салабыз.

Бу ысул суганнар төрле чирләргә бирешмәсен өчен эшләнә


Нет комментариев