Салкын булгач, быел бакчага үсемлекләрне кайчан утыртасы?
Бакчачы почмагы

Салкын булгач, быел бакчага үсемлекләрне кайчан утыртасы?

30 еллык стажлы агроном Владимир Диденко, бөтен нәрсәне дә утыртырга була, дип саный

Бакчачылар салкын аркасында әйберләрне утырмый тора. Ә Чаллыда яшәүче 30 еллык стажлы агроном Владимир Диденко, бөтен нәрсәне дә утыртырга була, дип саный. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Чәчүлек суган, кишер, чөгендер – салкыннан курыкмый, ди ул.

«Башлы суганны хәтта алдан – көздән үк утырталар, кишер, чөгендер – салкынга чыдам үсемлекләр. 2-7 градуслы кыска вакытлы кырауны хәтта кәбестә, редис, шалкан, укроп, шпинат, салат һәм башкалар да кичерә. Аларның орлыклары +2..+5 градуста шыта башлый», – ди белгеч.

Чәчүлеккә утырта торган суганны утыртыр алдыннан 1 тәүлек суда тотыгыз да дымлы туфракка чәчегез.

Кишер орлыкларын көпшәк туфракка 3 см чамасы тирәнлектәге буразналарга салып чыгыгыз. Һәр орлык арасын бер шырпы кабы кадәр ара калдырып утыртыгыз. Әйе, вак эш, тик аннары сирәклисе булмый.

Чөгендерне утыртканда 10 см тирәнлеккә 5-7 см зурлыкта вакланган кычыткан салыгыз. Өстенә туфрак каплагыз, яхшылап су сибегез, өстенә чөгендер орлыклары чәчегез дә туфрак каплагыз. Мондый ашлама белән чөгендер сусыл, тәмле булыр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев