Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында игълан ителгән “Гадәти булмаган бакча“ бәйгесендә катнашырга чакырабыз.
Бакча яратучылар аны бизәү, матурлау, уңайлы итү өчен нинди генә эшләр башкармыйлар. Әйдәгез, аллы-гөлле чәчәкләргә бай, бизәлеше ягыннан үзенчәлекле булган бакчагызны фотога төшереп безгә юллагыз.
Бәйгегә фотоларны 5 августка кадәр кабул итәбез. Аны agr-vesti@mail.ru электрон почтасына юлларга яки К.Маркс урамы, 8нче йортка китерергә була. Исем-фамилиягезне, адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Кыскача гына бакчагызның нәрсәсе белән үзенчәлекле булуы турында да языгыз.
Сайтта тавыш бирү көннәре – 6-12 августта.
Җиңүче 13 августта билгеләнә. Аңа бүләк тапшырыла.
Фотода Исәнбайдан Гүзәдия Сундукова бакчасы.
Сездән фотолар көтәбез, дуслар.
Нет комментариев