“Гадәти булмаган бакча” бәйгесенә фотолар килә башлады
Бакчачы почмагы

“Гадәти булмаган бакча” бәйгесенә фотолар килә башлады

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында игълан ителгән “Гадәти булмаган бакча“ бәйгесенә килгән беренче фотолар белән таныштырабыз.

Бу – Уразайда яшәүче Гөлфия Халматова бакчасы.

Бакча яратучылар аны бизәү, матурлау, уңайлы итү өчен нинди генә эшләр башкармыйлар. Әйдәгез, аллы-гөлле чәчәкләргә бай, бизәлеше ягыннан үзенчәлекле булган бакчагызны сез дә фотога төшереп безгә юллагыз.

Бәйгегә фотоларны 5 августка кадәр кабул итәбез. Аны agr-vesti@mail.ru электрон почтасына юлларга яки К.Маркс урамы, 8нче йортка китерергә була. Исем-фамилиягезне, адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Кыскача гына бакчагызның нәрсәсе белән үзенчәлекле булуы турында да языгыз.

Сайтта тавыш бирү көннәре – 6-12 августта.

Җиңүче 13 августта билгеләнә. Аңа бүләк тапшырыла.

Сездән фотолар көтәбез, дуслар.


Нет комментариев