Борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, аңа сөт сибегез
Бакчачы почмагы

Борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, аңа сөт сибегез

Ашламалар турында онытмагыз, бигрәк тә җимешләр барлыкка килгән чорда

Халык чаралары:

Көлдән эремә әзерләгез (1 литр суга 1 аш кашыгы исәбеннән). Бер тәүлек төнәтәбез дә шуны тамырларына сибәбез.
Йод белән сөт - бер литp сөткә 10 тамчы йод тамызасы. Катнашманы 10 литр суга кушып сибегез. 
Бор кислотасы - 5 литр суга 5 грамм порошок.

Югарыда санап үтелгән тукландыруны тамырларга гына кертергә киңәш итәбез.

Эремәләр әзерләү өчен җылы су кулланыгыз.
Тукландырганчы, башта су сибеп дымландырырга онытмагыз.

Чыганак: Шәһри Казан 


Нет комментариев