Бәрәңгедән мул уңыш алу өчен белгечләрдән киңәшләр
Төрле авырулар белән зарарланмаган, кыш дәвамында яхшы сакланган орлык утырту.
Утыртыр алдыннан орлыкны көл, марганцовка кебек микроэлементлар белән эшкәртү.
Бәрәңге орлыгын өч-дүрт ел саен алыштырып тору. Җирне ял иттерү, бәрәңге утырту участогын алыштыру.
Бәрәңге җылы җиргә утыртылырга тиеш. Утырту өчен иң яхшы вакыт – 15 майлардан соң.
Безнең як туфрагы өчен Зекура, Ред Леди, Королева Анна, Ароза, Розара кебек сортлар кулай.
Нет комментариев