Бәрәңге үскән җиргә кышка нәрсә утыртып калдырырга?
Бакчачы почмагы

Бәрәңге үскән җиргә кышка нәрсә утыртып калдырырга?

Бәрәңге үскән җиргә кузаклы культуралар яки уҗым ашлыгы чәчеп калдырырга була

Кышка сидератлар утыртып калдырылган җир язын фосфор-калийлы, азотлы ашламага бай була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган, дип хәбәр итә "Интертат".

Бәрәңге үскән җиргә кузаклы культуралар яки уҗым ашлыгы чәчеп калдырырга була.

3-4 төрле сидераттан торган катнашма утыртырга да ярый. Монда бөртеклеләр дә, кузаклылар да – арыш, вика, рапс, борчак, горчица булса яхшы.

Сидератларны көзге кыраулар төшә башлаганчы, 40-45 тәүлек алдан утырталар. Иң яхшысы – сентябрьнең беренче яртысы.

Орлыкларны туфракка күмгәнче, җирне йомшартырга кирәк, диелә хәбәрдә.

 


Нет комментариев