Халык җитәкчеләргә сораулар бирергә ашыкты
Әгерҗе районы капкасы булган Кичкетаң җирлеге авылларының матурлыгы һәм төзеклеге белән генә түгел, үз эшен башлаган фермерлары, күпләп терлек асраучы хуҗалыклары белән дә үрнәк. 9 февраль көнне монда халык җыены узды.
Халык җитәкчеләргә сораулар бирергә ашыкты.
– Гомер-гомергә Кичкетаңда теш табибы эшләде. Узган елдан бирле ул кабинет ябык. Минем инвалид балам бар. Аны Әгерҗегә теш табибына алып барган саен мин машина ялларга мәҗбүр, – диде бер ханым.
Барҗы-Умгада фельдшер, даруханә пункты булмау, Кичкетаң амбулаториясендә ЭКГ аппараты эшләмәүгә кагылышлы сораулар да яңгырады.
Район башлыгы Азат Рөстәм улы әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертергә вәгъдә бирде.
Нет комментариев