Авылларда көтү чыга
Әгерҗе районнары авылларында көтү чыга башлады. Көтү – авылга үзгә ямь, матурлык кертүче күренеш ул. Иртәнге сәгать дүртләрдә үк сыер асраучы хуҗалыкларда җанлылык хөкем сөрә башлый. Аннан күрше-күлән бергәләп малкайларын көтүгә куа, ә кич капка төпләренә җыелып аларны каршы алалар.
Ни кызганыч, күп авылларда көтү чыккан вакытларны сагынып сөйләргә генә калды. Көтү бетүгә авылларда яшәүчеләрнең олыгаюы һәм мал асрамый башлаулары бер сәбәп булса, икенчесе – хәллерәк хуҗалыклар электр көтүчесе куеп малкайларын аерым тота башладылар. Ә менә Варкләд-Бодья авылы халкы күпләргә үрнәк әле! Биредә пенсия яшендәгеләр дә сыер асраудан бизми. Узган атнада авыл халкы малкайларын көтүгә чыгарды. Алар белән без дә азга гына булса да көтүче роленә кердек.
Язның иң матур көне иде ул. Кояш та артык кыздырмый, чебен-черки дә юк, җиләс, рәхәт вакыт... Авыл читендәге табигатьнең иң матур урынына куганнар малкайларны. Бу урын вакытлыча гына. Ир-егетләр елга аша күперне салып бетергәннән соң, сыерлар икенче болынга күчә икән.
Гадәттә, көтүгә бер сыерга бер көн чыксалар, биредә дүрт хуҗалык сакта тора. Бу беренче көн булганга шулайдыр дип уйлаган идек. Чөнки малкайлар иркенгә чыккач чабалар, качу ягын карыйлар. Әмма фаразлар дөреслеккә туры килмәде.
– Бездә көтүлек җирләре әллә ни зур түгел. Бер урыннан икенчесенә күчәргә туры килә. Шуңа җайсызрак, – ди Клавдия Тимбекова. – Күршең белән бергә чыккач күңелле бит! Вакыт узганы да сизелми.
Бу көнне ул күршеләре Валентина Юверова, Юрий Кондратьев, Александр Михайлов белән бергәләп көтү көтте.
– Яшьрәк чакта икешәр сыер асрадык. Яшебез алтмыштан узды инде. Хәзер бер генә сыерыбыз бар. Күңел өчен асрыйбыз. Гомер буе абзарда сыер мөгрәп торгач аның урынын буш күрү күз алдына килми, – ди Валентина ханым.
Ул көтүгә чыбыркы белән чыккан. Чын көтүче шундый булырга тиеш, дип елмая авыл апасы.
Бу көнне чираты булмаса да Евгений Матвеев та малкайларын саклады.
– Танабыз качар дип куркам. Шуңа беренче көннәрдә өйрәтергә туры килә, – диде Евгений.
Ул да чыбыркыны оста шартлата. Әлегә бу тавышка ияләнмәгән малкайларның бераз шүрләгәне дә сизелә.
Варкләд-Бодьяда сарык көтүе аерым һәм соңрак чыга.
Төшке аш вакыты якынлашты... Авыл апайлары нәкъ балачактагы кебек җиргә газета җәеп, аның өстенә пешкән йомыркаларын, ак май ягылган ипекәйләрен, термос белән чәй куйдылар. Табигать кочагында гөрләшә-гөрләшә тамак ялгап алдылар.
– Бу болыннарда бала чагыбыз узды. Бүген көтү көткәндә хәтфә кебек яшел үлән өсләрендә яланаяк йөгереп йөргән, мәктәптә укыганда шушы болында пионерга кабул ителгән чакларыбыз искә төште... Ий, гомер... Кай арада уздың соң син, – дип уфтанып та куйды Клавдия апа.
...Җәйнең яме көтү белән. Сыер куган, чыбыркы шартлаткан, табигать кочагында тәмләп тамак ялгаган вакытлар юксынып искә алырга гына калмасын иде.
Кайсы авылларда көтү чыга
Бима, Күләгәш, Пеләмеш, Кам.Ключ, Кадыбаш, Касай, Кадрәк, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга, Кичкетаң, Күләгәш, Ожбуй, Байтуган, Кодаш, Биектау, Яңавыл, Көчек, Салагыш, Сарсак-Омга, Иске Чекалда, Тәбәрле, Тирсә, Үтәгәндә электр көтүчесе.
Иж-Бубыйда күп сыер асраучы хуҗалыклар аерым көтәләр.
Исәнбайда ике көтү.
Иске Эсләктә чират буенча көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев