Җәйнең туксан ике көнен дә – урманда
“Без урманны яратабыз. Җәйнең туксан ике көнен дә файдалы итеп үткәрергә тырышабыз”, – диләр Шаршады авылында яшәүче Илшат–Фасилә САДРИЕВлар
Шаршады яклары урманнарга гына түгел, гөмбә-җиләкләргә дә бай. Башка авылдашлары кебек үк Садриевлар да тирә-яктагы урманнарны яхшы беләләр. Чөнки май аеннан ук аның нигъмәтләрен җыярга керешәләр.
– Кечкенәдән оста җиләкчеләр булсак та, гөмбә җыю серләренә 2000 елларда гына төшенә башладык. Хәзер инде бөтен төр гөмбәләрне аера да, аларны эшкәртә дә беләбез, – ди Фасилә апа.
ИҢ БЕРЕНЧЕ – КӘҖӘ ГӨМБӘСЕ
Май аенда кәҗә гөмбәләре чыга. Шул вакытта ук Садриевлар өчен авыл белән урман арасы якыная.
– Кәҗә гөмбәсен кыздырып та ашарга була, ашы да тәмле. Аларны маринадлыйм да, киптерәм дә, – ди Фасилә апа.
Июнь аенда урманнарга әтәч гөмбәләре хуҗа. Бу төр гөмбә озак бозылмавы белән үзенчәлекле. Аның искеләре корый яки череп юкка чыга икән. Бик тәмле гөмбәдән санала. Быел алар аеруча күп, диләр гөмбәчеләр. Уңган хуҗабикә аларны кышка кыздырып туңдыргычта саклый, маринадлап та куя.
– Әтәч гөмбәсен кышка саклаганда да, кыздырып ашау өчен дә алдан пешереп алырга киңәш итмим. Чөнки аның тәме югала, – ди Фасилә апа.
ГӨМБӘЛӘР “ПАТШАСЫ”
Ул нинди гөмбә дисезме? Безнең як урманнарында гына күпләп үсүче ак гөмбә ул.
– Бу төр гөмбәнең беренче партиясе июнь аенда чыга иде. Быел ул соңга калды. Әле ак гөмбәне җыя башлаганга ун көнләп кенә, – ди Илшат абый.
“Сәбәбе нидә?” – дигән соравыбызга ул:
– Кышын кар күп булды. Җир җылынырга өлгермәде. Яңгырлар күп яуса да, кояшлы көннәр сирәк. Минемчә, төп сәбәбе шушы булырга тиеш, – диде.
– Бу төр гөмбә күбрәк катнаш урманнарда үсә, – дип дәвам итә ул. – Кызганыч, безнең районнарда да урманнар сирәкләнә. Бу – гөмбәләрнең дә кимүенә сәбәп.
АЮДАН КУРЫКСАҢ, УРМАНГА БАРМА
Садриевлар иртәнге сәгать өчтә дә урманга барырга мөмкин.
– Ә аю чыкса?! – дип гаҗәпләнүебезгә каршы:
– Аюдан курыксаң, урманга барма. Без бит аю түгел, гөмбә эзләп йөрибез, – дип елмаеп җавап бирде ул.
Илшат абый шаярып җавап бирсә дә, берничә ел элек аларның да урман патшасын күргәннәре булган. Тулы чиләкләрне машинага куярга чыгып киткәч, Фасилә апа үзеннән унбиш метрлап ераклыкта аю күреп шакката.
– Бик каты итеп “Ил-шат” дип кычкырганымны сизми дә калдым. Бераздан аю борылып китеп барды. Әлбәттә, куркытты, – ди Фасилә апа.
Ә аю эзләре еш очрый аларга.
Садриевлар Шаршады урманнарына гына түгел, Уразай, Салагыш якларына да йөриләр.
– Бер чиләк гөмбә артыннан гына йөрүнең файдасы юк. Бер барганда берничә чиләк җыеп кайту отышлы, – ди Илшат абый.
Ә кайткач бергәләп чистарталар, юалар. Фасилә апа төн буе аларны эшкәртә. Маринадлап кына калмый, киптерә дә.
Аның өчен махсус җайланма сатып алганнар. Әзер гөмбәләрне махсус контейнерларда саклый. Кышын ашын пешерәбез, ди. Кипкән гөмбәләрдән он ясый.
– Гөмбә сезонында урманга йөрү – үзе ял ул. Бу мизгелләрдә барлык мәшәкатьләрне онытып, урман шавына төренәсең. Кызларыбыз, улларыбыз белән бергә барганда тагын да күңелле, – ди Фасилә апа.
Сүз уңаеннан: Садриевлар ике кыз, ике малай үстергәннәр. Хәзер туган йортта аларны сөенеп каршы алып яшиләр. Бакчадагы яшелчә, җиләк-җимешләре мул уңыш белән сөендергән. Җәй көне күпләп бройлерлар да үстерәләр.
– Теләк һәм сәламәтлек булганда һәр эшкә дә өлгерергә була, – ди Фасилә апа, елмаеп.
Гөмбә исемнәренең тәрҗемәсе
Кәҗә гөмбәсе – сморчок.
Әтәч гөмбәсе – лисичка.
Ак гөмбә – белый гриб.
Баллы гөмбә – опёнок.
Гөреҗдә – груздь.
Җирән гөмбә – рыжик.
Каен гөмбәсе – подберёзовик.
Майлы гөмбә – маслёнок.
Нарат гөмбәсе – боровик.
Усак гөмбәсе – подосиновик.
Әтәч гөмбәсен ничек кыздырырга
Гөмбәләрне салкын суда яхшылап юганнан соң турыйбыз. Табага салып кыздырырга куябыз. Гөмбәнең суы бетәр алдыннан көнбагыш мае салып 20 минут кыздырабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез.
Бәрәңге белән суганны аерым табада кыздырабыз. Соңыннан барысын бергә кушып табынга бирәбез.
Гөмбәгә баручыга киңәшләр
– аякка резин сапоги;
– өскә махсус комбинезон кияргә;
– баш киеме алырга онытмаска;
– гөмбәләрне кисәргә пычак, җыяр өчен чиләк, кәрзин, пакетлар алырга кирәк.
Гөмбә маринадлау
Гөмбәне юабыз һәм сулы кәстрүлгә салып (су гөмбәне капларга тиеш) 15 минут кайнатабыз да суын түгәбез. Ул арада маринад ясыйбыз. 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, берничә бөртек хуш исле һәм кара бөртекле борыч, горчица бөртекләре, лавр яфрагы салып кайнатабыз. Шуңа гөмбәне һәм 2 аш кашыгы уксус салып 10-15 минут кайнатып алабыз.
Аннан гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга тыгызлап тутырабыз да, өстенә 1 аш кашыгы көнбагыш мае салып (салмасаң да була), тимер капкач белән ябып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев