Җылы көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле
Һава торышы

Җылы көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле

Синоптиклар фаразы

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, гыйнвар азагына кадәр Татарстанда салкынча гына һава торышы, кар көтелә.

Бүген республика – антициклон йогынтысында: урыны белән юеш кар һәм томан. Төнлә һава температурасы -2-7, көндез 0-5 градус. Юлларда – бозлавык. Чәршәмбе көнне төнлә -4-9, урыны белән -13 градус суык көтелә. Көндез исә  урыны белән юеш кар, секундына 15 метр тизлектә көчле җил булырга мөмкин. Һава температурасы -2-7 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе – 28 гыйнварда төнге сәгатьләрдә  -4-9 градус суык, юеш кар, боз, секундына 16 метр тизлектә җил. Көндез Татарстанда явым-төшемсез, һава температурасы -2-7 чикләрендә тирбәләчәк.

Чыганак


Нет комментариев