Ялларда Татарстанда томан, буран, көчле җил һәм кар көтелә
Һава торышы

Ялларда Татарстанда томан, буран, көчле җил һәм кар көтелә

Якшәмбе 16 градуска кадәр салкынайтачак

Киләсе ялларда Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 5 мартта, республикада болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда, шулай ук Казанда буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Төнлә һәм көндез юлларда — бозлавык. Шулай ук төнлә урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Моннан тыш, иртән һәм көндез төбәк территориясендә, шулай ук башкалада 17-22 секундка кадәр тизлектә көчле җил көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, дип хәбәр итә синоптиклар.

Шимбә төнлә һава температурасы -3..-8 градус, ә көндез -4 градустан +1 градуска кадәр җылытачак.

Якшәмбе, 6 мартта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән 17–22 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Шулай ук буран булырга мөмкин.

Метеорологларның якынча фаразлаулары буенча, төнлә һәм иртән һава температурасы -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -8..-13 градус булачак.

Чыганак 


Нет комментариев