Юлларда бозлавык саклана
Дүшәмбе көнне Татарстанда салкын һәм аязучан болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
13 декабрьдән 14енә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -13, -18, аязган вакытта -25 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез һава температурасы -9, -14 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык саклана, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, талгын.
Декабрь башыннан бирле Казан югары антициклон йогынтысында, шәһәрдә аномаль салкын һава торышы күзәтелә.
Нет комментариев