Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә  р
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә р

Алмашынучан болытлы һава булачак

Бүген, 25 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез һәм кичен урыны белән, нигездә, төбәкнең көньягы һәм көнчыгышында кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Казанда исә бераз яңгыр яварга мөмкин.

Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Яшен вакытында аның тизлеге көчәеп, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Татарстанда һава температурасы төнлә +13..+18 градус (республика башкаласында +16..+18) тәшкил итә. Көндезге сәгатьләрдә һава +26..+31 градуска (Казанда +28..+30) кадәр җылына.

Чыганак 


Нет комментариев