Татарстанда температура +17 градуска кадәр күтәреләчәк
Һава торышы

Татарстанда температура +17 градуска кадәр күтәреләчәк

Болытлы һава, явым-төшем көтелми

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 11 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

12 апрельдә дә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы -1..+4, көндез исә +10..+15 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак 


Нет комментариев