Татарстанда шторм кисәтүе саклана
Һава торышы

Татарстанда шторм кисәтүе саклана

Явым-төшем ихтималы юк

Якындагы тәүлекләрдә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы булу сәбәпле, шторм кисәтүе дә саклана.

Казанда бүген көндез һава температурасы +31..+33 градуска кадәр күтәреләчәк, гомумән республика буенча +29..+34 градус фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Явым-төшем ихтималы юк.

Искәртик, Татарстанда агрометеорологик күренеш - «атмосфера корылыгы» урнашты. Эссе коры һава торышы берничә атна саклана.

Чыганак 


Нет комментариев