24 июньдә урыны белән яңгыр яварга мөмкин
Татарстанга Скандинавия антициклоны алып килгән салкынча һава торышы республика территориясендә атна ахырына кадәр сакланачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.
Чәршәмбе, 21 июньдә, «төньяктан килгән һава агымнары аркасында» Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Көндез һава температурасы +3..+8, көндез +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда бераз яңгыр көтелә, дип искәртә синоптиклар.
Пәнҗешәмбе, 22 июньдә, атмосфера басымы күтәреләчәк. Шуның нәтиҗәсендә явым-төшемнәр туктый. Төнге сәгатьләрдә температура фоны үзгәрешсез калса, көндез +15..+20 градуска кадәр җылытачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 23-24 июньдә, республикада бераз җылытачак – көндез һава температурасы +19..+24 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, 23 июньдә явым-төшем ихтималы аз, ә 24 июньдә урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Нет комментариев