Татарстанда кыска вакытлы салкыннар көтелә
Һава торышы

Татарстанда кыска вакытлы салкыннар көтелә

Метеоролог якын арада әһәмиятле кар катламы көтелми, дип өстәде

Татарстанда ял көннәре җылы булачак, ә киләсе атна башында явым-төшемсез кыска вакытлы салкыннар көтелә. Мондый фаразны «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтте.

«Киләсе атна башы – дүшәмбе-сишәмбе көннәре – салкын булачак. Республикада температура -10...-12 градуска, ә көнчыгышта -15кә кадәр төшәчәк. Бу, әйтик, кышның беренче, ләкин кыска вакытка гына килүе. Атнанның калган өлешендә янә бераз кар белән бергә температура күтәрелүе күзәтеләчәк», – дип уртаклашты Шувалов.

Метеоролог якын арада әһәмиятле кар катламы көтелми, дип өстәде. Яуган кар, мөгаен, 10–12 декабрьдә көтелә торган киләсе җылы дулкында эреп бетәр, дип фаразлады.

Чыганак 


Нет комментариев