Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы саклана
Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә
Бүген, 16 августта, Татарстанда коры һәм бик җылы һава торышы саклана. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан талгын һәм уртача тизлеккә кадәр көчәячәк җил көтелә, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Татарстанда төнлә һава температурасы +7 градустан +12 градуска кадәр (төбәк көнбатышында – +17, Казанда – +14 градустан +16 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава 24-29 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында +27, +29 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев