Татарстанда һава шартлары начараячак
Һава торышы

Татарстанда һава шартлары начараячак

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк

Бүген Татарстанда һава шартлары начараячак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Республикада көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Көн болытлы булачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Казанда һава +11..+13 градуска кадәр җылына, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан талгын җил исәчәк.

Чыганак 


Нет комментариев