Татарстанда боз яуды
Һава торышы

Татарстанда боз яуды

Әлеге күренешне фотога төшергәннәр

Татарстанның Чүпрәле районында кичә боз яуган. Районның кайбер авылларында яшәүчеләр әлеге күренешне фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Зур Чынлы авылында төшерелгән фотодан күренгәнчә, боз кырларны һәм түтәлләрне каплаган. Ләкин, җирле халык әйтүенчә, боз катламы бик тиз эрегән һәм күктә салават күпере чыккан.

Чыганак


Нет комментариев