Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Юлларда бозлавык сакланачак

6 гыйнвардан башлап республикада буран, җепшек кар явуы көтелә, юлларда бозлавык сакланачак.

Шул рәвешле соңгы арада республикада хөкем сөргән аномаль салкыннар жылы һава торышы белән алышыначак. «Республикада һава температурасы зур «сикереш»ләр ясый. Бу атнада шактый жылытачак. Ләкин озакка түгел. Берничә көннән кабат тотрыклы салкыннар башланачак», — диелә Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Хәзерге вакытта, антициклон йогынтысында, республикада 30 градуслы салкыннар саклана. Ләкин 6 гыйнвардан һава торышы кисәк үзгәрәчәк. Татарстанда буран, юеш кар явуы көтелә, юлларда бозлавык сакланачак. Төнлә -16,-21 (көнчыгыш районнарда -23,-28 градуска кадәр), көндез -4,-9 градуска кадәр жылытачак.

7-8 гыйнвар көннәрендә дә шундый ук буранлы, карлы һава торышы сакланачак. Якшәмбе көнне исә кабат салкын көннәр әйләнеп кайтачак. 9 гыйнвар көнне көндез -8,-13 градус, төнлә -15,-20 градус салкын булачак. Явым-төшем көтелми.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев