Һава температурасы +37..+39 градуска кадәр күтәреләчәк
18 -23 августта Татарстанда аномаль эссе һава торышы көтелә. Уртача температура нормадан 9 градуска яки аннан да күбрәккә югары булачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һава температурасы +37..+39 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шулай итеп, пәнҗешәмбе терекөмеш баганасы +37 градус күрсәтәчәк.
Нет комментариев