Татарстанда 35 градуслы салкыннар көтелә
Һава торышы

Татарстанда 35 градуслы салкыннар көтелә

24-25 гыйнварда төнлә -30, урыны белән -35 градуска кадәр салкын булачак

Татарстанда якын көннәрдә суытып җибәрәчәк. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнге температура -26, ә көндез -25 булачак.

24-25 гыйнварда төнлә -30, урыны белән -35 градус булачак.

26 гыйнварда да салкын һава торышы сакланыр дип фаразлана. Төнлә -28, урыны белән -32, көндез -12 дән -17 гә кадәр салкын көтелә.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Көчле салкыннарда техник җитешсезлекләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта.

Автоинспекторлар юлга чыгар алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә, һава торышы буенча киенергә, үзең белән җылы әйберләр, кайнар чәй  һәм ягулык запасы алырга кирәклеген искәртә.


Нет комментариев