Көн аз болытлы, явым-төшемсез булачак
Бүген, 24 август көнне, Татарстан Республикасында +33 градуска хәтле эссе булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн аз болытлы, явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Минималь һава температурасы төнлә +9..+14, көнбатыш районнарда +18 градус булыр дип көтелә. Һава көндез +28..+33 градуска кадәр җылыначак, дип кисәтә синоптиклар.
Нет комментариев