Юлларда бозлавык саклана
23 декабрьдә төньяк киңлекләрдән килгән һава йогынтысында Татарстанда көчле салкыннар көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төбәктә аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көн дәвамында юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә синоптиклар.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -20..-25 градус, ә аязганда -30 градус һәм аннан да түбәнрәк (Казанда — 29 градус салкын) булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16..-21 градуска кадәр (республика башкаласында 18-20 градус салкын) күтәрелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 24 декабрьдә, Татарстанда шулай ук салкын була.
Шимбә, 25 декабрьдә һава температурасы күтәрелә башлый. Төбәктә кар һәм буран көтелә.
Нет комментариев