Һава температурасы берникадәр төшәчәк
Себер антициклоны йогынтысында һава шартларының яхшыруына карамастан, иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстан территориясендә тискәре метеорологик күренешләр булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төбәктә урыны белән (әмма Казанда түгел) җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, төнлә һәм шулай ук көндез, көчәйгәндә, секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык фаразлана, дип хәбәр итә метеорологлар.
Һава температурасы берникадәр төшәчәк. Төнлә -9..-14 градус (Казанда - 9..-11) була. Көндез һава температурасы -4..-9 градус (Казанда -6..-8 градус) көтелә.
Нет комментариев