Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда февральгә һава торышын фаразлады

Аерым алганда, айлык уртача һава температурасы климат нормасы чамасында көтелә

Февральдә Татарстан территориясендә һава шартлары климат нормасына туры киләчәк диярлек. Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.

Аерым алганда, айлык уртача һава температурасы климат нормасы чамасында көтелә. Республика буенча ул -10,7 градус булачак, ә Казанда бер градуска югарырак, ягъни -9,7 градус тәшкил итәчәк.

Айлык явым-төшем дә климат нормасыннан тайпылмас дип көтелә. Татарстанда ул 26 миллиметр тәшкил итә, Казанда 37 миллиметр.

«Татар-информ» атна уртасына республикада сизелерлек суытыр дип көтелүен хәбәр иткән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев