Яшенле яңгыр көтелә
Иртәгә, 10 июльдә, Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, көчле җил һәм урыны белән боз явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава шартлары төнлә һәм көндез начараерга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге 18-23 метрга кадәр җитүе ихтимал. Көндез урыны белән боз явуы көтелә.
Татарстан башкаласында «2020 елның 10 июлендә иртән һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә, урыны белән боз яварга мөмкин», дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
«Татар-информ» агентлыгы бүген Казанда температура рекорды куелуы хакында хәбәр иткән иде инде.
Нет комментариев