Синоптиклар Татарстанда боз яву һәм көчле җил көтелү хакында кисәтте
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда боз яву һәм көчле җил көтелү хакында кисәтте

Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартлары бозылу көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән боз явуы фаразлана.

Элегрәк КФУ профессоры сишәмбе, 11 июльдә, Татарстанда эссе көннәрне салкынча һава торышы алыштырачагы хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак 


Нет комментариев