Синоптиклар көчле җил турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар көчле җил турында кисәтә

Бүген көндез +11 градус җылы булачак.

(Казан, «Татар-информ»). Бүген төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле җил көтелә. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу вакытта һава температурасы -1дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Көндез термометр баганасы +11 градуска кадәр күтәрелә.


Нет комментариев