Синоптиклар ял көннәренә фараз бирде
Һава торышы

Синоптиклар ял көннәренә фараз бирде

9 декабрьдә -7..-12 градус салкын көтелә

Татарстанда соңгы көннәрдә күзәтелә торган көчле салкыннар атна азагына кимиячәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы иртәгә Татарстанда томан һәм 26 градуска кадәр салкын булачагын хәбәр иткән иде.

Киләсе ике көндә һава торышы үзгәрмәячәк: төнлә -21..-26 градус, көндез -10..-15 градус була.

9 декабрьдә -7..-12 градус салкын көтелә. Бозлавык фаразлана, явым-төшем күзәтелми.

Шимбә көнне республикада кар явуы көтелә. Төнлә термометр баганалары -7..-12 градус, ә көндез -4.. -9 градус күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак 


Нет комментариев