Температура климат нормасыннан югарырак булачак
Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә сентябрь ахырына кадәр температура климат нормасыннан югарырак булачак. Атна ахырына кадәр көндез 21 градуска кадәр һава җылыначак, дип хәбәр итә "Шәһри Казан".
Һаваның уртача температурасы 21-30 сентябрьдә климат нормасыннан 2 градуска югарырак булыр дип көтелә", - дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Бу чорда Татарстан өчен климат нормасы - 9,6 градус, Казан өчен - 10,1 градус.
Шул рәвешле атна ахырына кадәр көндезге сәгатьләрдә һава 21 градуска җылыначак, ә төннәрен +7-12 градус.
Нет комментариев