Республикада сентябрь ахырына кадәр бик җылы һава урнашачак
Һава торышы

Республикада сентябрь ахырына кадәр бик җылы һава урнашачак

Аз-маз яңгырлар да явып үтәчәк

Татарстанга салкынча һава агымы үтеп керде. Аз-маз яңгырлар да явып үтәчәк. Әмма инде чәршәмбедән явым-төшеп туктап, сентябрь ахырына кадәр бик җылы һава урнашачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 27–28 сентябрьдә республикада яңгыр ихтималы аз. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +17…+22 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә  исә +2…+8 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразы буенча, җомга һәм шимбә – 29–30 сентябрьдә бик җылы, коры һава саклана. Көндезге температура +19…+24 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев