Ә сез сынамышларга ышанасызмы?
1 ноябрьдә суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык – киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
2 ноябрьдә кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
3 ноябрьдә җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
4 ноябрьдә яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
5 ноябрьдә кар яки яңгыр төшсә, өч атнадан кар ята.
6 ноябрьдә айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтыраса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суыта.
7 ноябрьдә йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
8 ноябрьдә иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.
9 ноябрь нинди, май ае шундый.
10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.
Нет комментариев