Көзен нинди һава торышы булачак?
Һава торышы

Көзен нинди һава торышы булачак?

Октябрьнең беренче декадасына кадәр җылы булырга мөмкин

Россиядә октябрьнең беренче декадасына кадәр җылы булырга мөмкин. Гидрометеоүзәк җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдергән. «Хәзерге вакытта һава температурасы  тел-теш тидергесез дәрәҗәдә әйбәт.

Кара диңгезнең көнчыгышында су температурасы +25…+26, Сочи һәм Анапада +28 градус тәшкил итә. Экватордагы су температурасы бу. Бездә бик сирәк күренеш. Калининград өлкәсендә дә суның температурасы +24 градус.  Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк», – дигән Вильфанд ТАСС хәбәрчесенә.

Шул ук вакытта ул бәрхет сезонының, гадәттә, сентябрь ахырына кадәр дәвам итүен билгеләп үткән.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев