Көз башы өчен аномаль билге
3 сентябрьдән Идел буе федераль округына кискен суыту яки «салкын миграция» киләчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Идел буе федераль округы артыннан Көнбатыш Себердә, ә аннары Красноярск краенда да салкынайта.
Кайбер төбәкләрдә термометр баганалары бары тик 10 градуска кадәр генә күтәреләчәк - көз башы өчен аномаль билге, дип сөйләде белгеч.
«Идел буе федераль округында хәзер уңайлы, әмма пәнҗешәмбе үк анда температура 15 градуска калачак», — дип өстәде ул.
Фото: https://gifer.com/ru/gifs
Нет комментариев