Киләсе атнада Татарстанда +33 градуска кадәр эссе була
Һава торышы

Киләсе атнада Татарстанда +33 градуска кадәр эссе була

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә

Татарстанда эссе һава торышы киләсе атнада да саклана. 8-9 августта көндез һава температурасы 30 градустан югары булачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 5-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, ә көндез +28..+33 градус фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Якынча фаразлаулар буенча, 8-9 августта көндез һава температурасы +27..+33 градус көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, бары тик 9 августта гына кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Чыганак 


Нет комментариев