Көчле җил, яңгыр һәм кар көтелә
Һава торышы

Көчле җил, яңгыр һәм кар көтелә

Бүген көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана.

Төнлә секундына 16-21 метрга кадәр җил, ә көндез һәм кич секундына 19-24 метрга кадәр булачак.

Иртән һәм көндезге сәгатьләрдә яңгыр яуса, кич һәм төнлә кар явуы көтелә.

Көндез +6дан +12гә кадәр булса, төнлә һава температурасы -2гә төшәргә мөмкин.


Нет комментариев