Көчле җил һәм томан булачак
Һава торышы

Көчле җил һәм томан булачак

Республикада җылы, әмма дымлы һава торышы булачак.

(Казан, “Татар-информ”). Бүген, 21 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектәге көчле җил  исәчәк. Вакыты белән яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы 2 градус булачак. Көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак.


Нет комментариев