Февраль сынамышлары
Һава торышы

Февраль сынамышлары

Февраль карга бай, апрель суга бай

  • Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
  • Февраль карга бай, апрель суга бай.
  • Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
  • Айның беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
  • Бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
  • Февраль аенда кара каргалар оя кора башлый. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын суза. Аюның балалары туа. 

Нет комментариев