Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген кич һәм төнлә республикада көчле яңгыр һәм җил, яшен һәм боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.
Белгечләр көймә белән суга чыкмаска, йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк, реклама такталары, юл билгеләре янында басып торырга ярамый.
(“Ватаным Татарстан“)
Нет комментариев