Уханы өйдә пешерәбез
Аш–су осталары

Уханы өйдә пешерәбез

Тәмле рецепт белән бүлешәбез

Кызыл балык (минеке — форель), кишер, суган, бәрәңге, помидор, укроп, яшел суган, тоз, борыч.

Кызыл балыкны тозлы суда пешерергә, шулпадан алырга. Балык шулпасына шакмаклап туралган бәрәңге салырга. Кыздырылган суган һәм кишерне кушып кайнатырга. Бәрәңге пешәргә 5 минут кала туралган балык һәм тышчасын салдырып тураган помидорны салырга.

Барысы пешеп чыккач, 200 мл чамасы 20 %лы сөт өсте кушарга. Кайнап чыгуга, плитәне сүндерергә.

Әзер уханы тәлинкәләргә бүлеп, өстенә вак итеп туралган укроп, яшел суган сибеп, табынга чыгарырга.

Гөлшат ХИСМӘТУЛЛИНА, Ирек мәйданы


Нет комментариев