Тузганак балы ясыйбыз
Аш-су

Тузганак балы ясыйбыз

Рецептны Ямурзадан Рәзинә Хәйбуллина тәкъдим итте

Кирәк:

300 г эре тузганак чәчәге

Ике лимон

2,5 кг шикәр комы

1 литр 200 мл су

Әзерлибез:

Чәчәкләрне салкынча су белән юабыз да кәстрүлгә салабыз. Өстенә 1 литр 200 мл су агызабыз. Шуңа ике лимонны иттарткычтан чыгарып, кушабыз. Газ өстенә кайнатырга утыртабыз. Кайнап чыккач, 10 минут пешерәбез. Суытып, бүлмә температурасында 1 тәүлек тотабыз. Аннан соң шушы сыекчаны вак тишекле дуршлаг аша сөзәбез. 2,5 кг шикәр комы кушып, 1,5 сәгать кайнатабыз.

Тузганак балы әзер! Чәйләрегез тәмле булсын!

 


Нет комментариев